Функциональ грамоталылык
Укучыларның белем сыйфатын күтәрүдә заманыбыз мөгаллимнәр алдында яңа бурычлар куя.
Гомуми белем бирү системасында функциональ грамоталылыкны формалаштыру өстенлекле максатларның берсе булып тора. Шул исәптән, функциональ грамоталылыкны формалаштыруның төп ысулы буларак, белем бирүдә инновацион карашларны үзләштерүгә игътибар бирелә. Функциональ грамоталылык терминына килгәндә, совет һәм Россия лингвисты, психолог А. А. Леонтьев түбәндәге билгеләмәне бирә: «Функциональ грамоталылык – тормыш бурычларын хәл итү өчен, кешенең гомер дәвамында алган белемнәрен эшчәнлекнең төрле даирәләрендә, аралашуда һәм социаль мөнәсәбәтләрдә куллана белү сәләте ул».