Гербында Ак барстан,
Картада Актаныштан
Башлана Татарстан.
(Ф.Дәүләтбаев)
Актаныш районы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан . Төньякта район Удмуртиянең Каракүл районы белән, көньякта Башкортстанның Бакалы районы, көньяк-көнчыгышта Илеш районы, көнчыгышта Кызыл Кама районы белән; төньяк-көнбатышта, Чулман елгасы аша, - Татарстанның Әгерҗе районы, көнбатышта – Минзәлә районы, көньяк-көнбатышта Мөслим районы белән чиктәш. Район 1930 елның 10 августында оештырыла. 28 авыл җирлеге һәм 87 авылдан тора. Административ үзәк - Актаныш авылы.
Актаныш районының рәсми символлары – байрак һәм герб. Ике символның да бизәк-сурәтләре бер үк. Байрактагы чыгып килүче кояш районның көнчыгышта урнашуын аңлата. Кояш – озын гомер, активлык, көч һәм эш сөючәнлек билгесе дә булып тора. Ике акчарлак һәм дулкынсыман сызык район аша үткән елгаларның әһәмиятле ролен сурәтли. Ак төс (көмеш төс) – чисталык, камиллек, тынычлык символы. Районның хуҗалык эшчәнлеге 12 башактан торган көлтә белдерә. 12 башак – ул 12 ай, киная белән еллык авыл хуҗалыгы циклы хакында әйтелә. Көлтә – уңдырышлылык, дуслык билгесе.
Гербта шул ук символлар кабатлана. Районның рәсми символлары 2005 елның 10 декабрендә кабул ителә.