Cезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын !

Үзем турында сүзем...

 

Мин, Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы ,  елга-күлләргә, урман- кырларга , болын-әрәмәләргә  бай булган  Актаныш районы Уразай авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле авылым кочагында узды. Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Минзәлә педагогия училищесына китерде.   Дүрт ел буена үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимнәрдән белем алдым. Тәүге хезмәт юлымны 1991 елда туган мәктәбемдә башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган, эшкә өйрәткән  укытучыларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Бүгенге көндә Актаныш муниципаль районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә   башлангыч сыйныфларда балаларга белем һәм тәрбия бирәм, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим.  Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. Төрле профессиональ  конкурсларда катнашам. Укучылар белән  әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.

 

Анкета

  1. Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы
  2. Югары белемле, АДПИ, 1996ел
  3. Югары  квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы
  4. Эш стажым: 31 ел
  5. Методик темам : "ФДББС шартларында башлангыч сыйныфларда дәресләрдә заманча педагогик технологияләр куллану"
  6. Курс : “Башлангыч сыйныф укытучысы практикасында укучыларның уку күнекмәләрен һәм функциональ грамоталылыгын формалаштыруда заманча технологияләр куллану”, ФГБОУ ВПО «Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты",72 сәг., 2022 ел; 
  7. Ф.Яруллин , А.Гыйләҗев Ә.Еники әсәрләре. Бүгенге көн язучыларыннан З.Хәким, Н.Гыйматдинова , З.Кадырова китаплары.

Уңышларым

- Район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе, 2009 ел;

- Район хакимияте гранты, 2010 ел;

-"Иң яхшы укытучы", 2011 ел;                                                   

- Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, 2015 ел;

- Конкурс “Район татар теле укытучыларының коммуникатив сәләтләрен һәм һөнәри белемнәрен бәяләү “ , 2 урын, 2007; 2009;

- Конкурс “Мәгариф эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану” -1 урын- 2010, 2011;2012; 2013.

-Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс  бәйгесенең район этабы- 3урын, 2010; 2 урын-2013 ел;

-Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 125 тулуга багышланган     Бөтен Рәсәй күләмендә үткәрелгән презентацияләр бәйгесе “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә”-лауреат, 2011ел;

- Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 125 тулуга багышланган онлайн-викторина –абсолют җиңүче, 2011ел;

- Район күләмендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган буклетлар ясау бәйгесе “Бөек Җиңү һәм без”- 3 урын, 2010 ел;

 - Район күләмендә Гаилә елына багышланган буклетлар ясау бәйгесе – Рәхмәт хаты, 2009 ел.

- "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесесенең "Укытучы- җәүһәр" номинациясе-3 урын, 2012; 2013ел;

- Республикакүләм Гамил Афзал укулары -1 урын, 2013 ел;

- Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс  бәйгесендә "Заманча технологияләрне оста файдаланучы" номинациясендә җиңүче-2014 ел;

- Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Авыл укытучысы-2014" бәйгесендә катнашучы сертификаты, 2014 ел

- "Ел укытучысы-2017" конкурсы, " Үз профессияңә мәхәббәт" номинациясендә җиңүче, 2017ел;

- Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс  бәйгесенең муниципаль этабы, "Заманча технологияләрне оста файдаланучы" номинациясендә җиңүче-2017 ел;

-Республикакүләм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган метдик эшкәртмәләр һәм проектлар конкурсы ,

1 урын, 2019 ел; 

- IV Республика фәнни -практик конферения «Ачышлар вакыты»("Время открытий"), 1 урын, 2022ел.

Укучыларымның уңышлары