//РАФАЭЛЬ МОСТАФИН//

Фатих Кәрим тормышындагы "ак таплар"

 

"Татар әдәбияты тарихы"нда (5нче том, 95 б.) шагыйрь гомеренең бу еллары турында нибары бер җөмлә белән әйтелә: "Бөек Ватан сугышы чорына Ф.Кәрим шәхес культы белән бәйле репрессияләр, төрмәләр, лагерьлар аша үтеп, ныгыган, чыныккан шагыйрь буларак килеп керде".

Башка басмаларда да Ф. Кәримнең 1938 елның башыннан алып 1941 елның ахырынача булган гомере бөтенләй диярлек яктыртылмаган.

Тоткын язмышы

Кадрия ханым көндәлекләрендә суд булган көн турында тәфсилләп язылган.

 Март аеның кояшлы, җылы, матур көне... Кадрия ханым, ирен судка кайчан алып киләчәкләрен алдан белеп, Чернышевский (хәзерге Кремль) урамында коляска белән аны көтеп тора. Коляскада кечкенә кызы Ләйлә мышный-мышный йоклап ята. Менә Югары суд бинасы янында "кара козгын" машинасы туктый. Машинадан төшкәндә берничә мизгелгә генә ябыккан, йончыган, саргаеп беткән Фатих Кәрим йөзе күренеп кала. Ул хатынын күреп киң итеп елмая, аңа кул изи. Һәм шундук аны этеп-төртеп суд бинасына кертеп җибәрәләр. Документларга караганда, бу 1939 елның 13 мартында була.

Судтан соң да Ф.Кәрим бер елдан артык Казанда була әле. Башта 1 нче төрмәдә утыра. Аннан соң аны шул ук төрмә күршесендәге 1нче колониягә күче­рәләр. Монда обойный цехта тоткыннар төрле өй җиһазлары: диваннар, урындыклар, пружиналы матраслар һ.б. ясыйлар.

Суд карарыннан соң Ф.Кә­римгә аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул Кадриядән күлмәк-ыштан, кашык-тәлинкә, бераз тәмәке сорый. Киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң Кадрия, ике яшьлек Ләйләне ияртеп, төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: "Әти! Кайт инде! Тизрәк кайт!" – дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып, бәргәләнә-бәргәләнә тыңлый...

Хөкем карары белән килешмичә, Ф.Кәрим 1939 елның 25 мартында кассацион гариза яза, "эш"ен яңадан тикшерүне таләп итә. Хатыны Крылова фамилияле адвокат яллый. Ул кассацион гаризаны рәсми яктан дөрес, дәлилле итеп язарга булыша, Ф.Кәрим янына колониягә дә килеп йөри, аны коткару өчен шактый көч түгә. Гаризада Ф.Кәримнең ул вакыттагы адресы болай күрсәтелгән: Казан, Зур Вахитов урамы, 18, ИТК № 1, обой цехы.

Үлем баржасы

1940 елның 26 июнендә Ф.Кәрим хатынына болай дип яза: "Мине бүген этапка алдылар. Мин икенче төрмәдә булырмын. Юлдан хат язып торырмын, борчылма. Иптәшләр бик яхшылар, без бик күп".

Берәр айдан аңардан икенче хат килеп төшә. "Без хәзер Ак диңгез буендагы Молотовск исемле яңа шәһәрдә (Архангельск өлкәсе) зур төзелеш эшендә эшлибез..."

Хат 1940 елның 15 июнендә язылган. Тоткыннарның хатларын энә күзеннән үткәреп тикшергәнгә күрә, Ф.Кәрим дөресен әйтә алмый, бик сак яза. Сөекле хатынын да борчыйсы килмәгәндер. Ә менә соңыннан, дусты Х.Туфан белән Кремль асты төрмәсендә очрашкач, ул аңа бу "бераз уңайсыз хәл" турында тәфсилләбрәк сөйли.

Бервакыт этап белән төньякка барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаталар. Берничә көн көткәннән соң аларны иләмсез зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутыралар. Утырган чакта ук Ф.Кәрим баржаның бик иске булуына игътибар итә. Буяулары уңып-кырылып төшкән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тиңентен салкын суда басып торалар.

Баржаны буксир белән тарттырып каядыр алып китәләр. Шактый барганнан соң тоткыннар төтен исен сизә, дөрләп янган ут тавышын ишетә. Ярыклардан күреп алалар: конвой солдатлары, буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китәләр. Китә мәхшәр – ачыргаланып кычкыру, ләгънәт уку... Кайберәүләр, такта сыныкларын табып, баржаны эчтән җимерә башлый, палубаның пожар капмаган ягына чыга, суга сикереп, йөзеп чыгарга тырышалар. Әмма бозлы су бик салкын – әллә ни ерак китеп булмый.

Бераздан баржа су тулып бата башлый. Ф.Кәрим, такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзә. Күбесе батып үлә. Ярга берничә кеше генә исән чыга. Алар арасында Ф.Кәрим дә була. Сакчылар аларны берни булмаган сыман көтеп ала да, берәм-берәм җыеп, яңадан лагерьга китереп урнаштыра.

Соңыннан Ф.Кәрим бу вакыйга турында туганнарына да сөйләгән. Алар әйтүенчә, бөтен баржадан ике генә кеше исән калган.

Ул арада Казанда Ф.Кәрим язмышына кагылган бик җитди вакыйгалар була. "Хәрби оешма" эше буш куык булуы ачыклана. Я.Чанышев, К.Нәҗми, Г.Иделле һәм башка тоткыннарны тулысынча аклап төрмәдән чыгаралар. Ә бит Ф.Кәримне, аларның сүзләренә нигезләнеп, алар группасында булуда гаепләп хөкем итәләр. Бу турыда ишетү белән Ф.Кәрим СССРның Генераль прокуроры исеменә бик дәлилле итеп тагы бер гариза яза. Аның гаризасына кушылып, Кави Нәҗми дә Генераль прокурор исеменә бик җентекләп гариза яза. Төрмәдән чыгу белән К.Нәҗми үзенең Югары суд барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тарта, барысы да физик басым астында, кыйналып яздырылды дип аңлата. Ф.Кәримне яклап бер генә язмый – кат-кат яза, үзе дә суд сукмакларын таптый. Бу эштә Якуп ага Чанышев та катнаша, адвокат Крылова да бик нык ярдәм итә.

Йөрүләре нәтиҗәсез калмый. 1940 елның 2 ноябрендә СССР Югары суды Ф.Кәримне гаепләү нигезсез дип таба. Дөрес, тоткынны иреккә чыгармый чыгаруын, ләкин аның "эш"ен яңадан тикшерергә дигән карар кабул итә. Тикшерү "эш"ен яңабаштан үткәрү өчен Ф.Кәримне кайтару турында күрсәтмә бирелә.

Коми тайгасында

Фатих Кәримнең гаиләсенә язган хатларына караганда, тоткыннарны Ак диңгез аша Печора елгасы бухтасына илтергә тиеш булалар.

...Ләкин беренче баруда алар төялгән пароход боз тауларына килеп төртелә. Җәй уртасы булуга карамастан, пароход үтә алмый. Бозваткыч та бу очракта ярдәм итми. Тоткыннарны кире Молотовск шәһәренә кайтаралар. Бераздан, күрәсең, бозлар тарала төшә, һәм тоткыннарны Коми тайгасы уртасына илтеп ташлыйлар.

Ф.Кәримне Казанга күчерү турындагы карар 1940 елның ноябрь башында ук кабул ителгән булса да, бу карарны үтәргә бик ашкынып тормыйлар, төрле сәбәп табып, аны Коми лагерьларында тоталар. Шагыйрь бу турыда үзенең 1941 елның 6 мартында язылган хатында ачынып яза. Аның язуына караганда, аны әле 18 февральдә үк Казанга кайтарып җибәрергә тиеш булалар. Ләкин бюрократик сәбәпләр аркасында ("эш"е әзер булмау) аны тоткарлап калдыралар. Ул бик авыр хезмәттә – Воркута ягына тимер юл салу эшләрендә катнаша. Тоткыннар тачка белән сазлыкка ком, таш, балчык ташый. Нормасы зур, үтәрлек түгел. Ә норма тутырмаган кешегә паек бирелми. Соңыннан, сәламәтлеге какшау сәбәпле, аны бухгалтериягә күчереп, исәп-хисап эшен алып барырга кушалар.

Хат саен диярлек ул Кави ага Нәҗми, аның хатыны Сәрвәр апаның хәлен сорашып тора, башка язучы иптәшләренә дә сәлам юллый. Үзеннән хатлар килеп торса да, лагерьга Кадрия язган бер хат та килеп җитми.

Кожва поселогыннан соңгы хаты 1941 елның 27 мартында язылган. Шуннан соң, күрәсең, аны этап белән Казанга алып китәләр.

Яңа экспертиза

Фатих Кәрим Кремль асты төрмәсендә яткан вакытта аның шигырьләрен яңа экспертизага бирәләр.

Бу юлы әлеге четерекле эшне язучыларга түгел, рәсми кешеләргә, партия өлкә комитетында эшләүче пропаганда бүлеге мөдире Ф.С.Семеновка һәм матбугат бүлеге мөдире И.Х.Сабитовка тапшыралар. Һәм шушы "кәҗүнни" кешеләр (җитмәсә, берсе урыс кешесе дә әле) "Аникин" поэмасында да, Ф.Кәримнең башка әсәрләрендә дә: "Советка, революциягә каршы бернинди идеологик диверсия дә юк", – дигән нәтиҗәгә киләләр. Шулай итеп, Ф.Кәримнең ялганга, гайбәткә корылган "җинаять эше" җимерелеп төшә.

1941 елның 12 ноябрендә Татарстанның НКВД наркомы урынбасары Чембарисов: "Дело за недоказанностью прекратить, из-под стражи освободить", – дигән боерыкны бирә. Карар Мәскәүдә раслану белән, 1941 елның 3 декабрендә Ф.Кәримне, ниһаять, төрмәдән чыгаралар.

Татарстан НКВДсы карарыннан:

"Следственное дело в отношении Каримова Ф.В. прекратить за отсутствием улик, как недоказанное (реабилитировать)" 1 декабря 1941 года".

Бу көн Кадрия ханым күңеленә мәңгегә уелып калган. 1941 елның декабрендә зәмһәрир суык көннәр тора. Кәримнәрнең Миславский урамындагы фатирлары бик салкын була, чиләк­тәге су боз булып ката, йокларга ятканда да өске киемнәрен салмыйча ятарга туры килә. Кадрия ханым көн саен, эшеннән алданрак кайтып, мичне ягып җибәрә, шуннан соң кызларын алырга балалар бакчасына йөгерә.

3 декабрь көнендә дә ул шулай ашыгып-кабаланып кайтып керә. Фатир ишегендәге зур тимер йозак белән маташкан чакта аңа күрше бүлмәдә (элек анда кухня булган) яшәүче Даша исемле дворник хатын дәшә:

– Бер генә минутка безгә кереп чык әле.

– Кит әле, – дип кул гына селти Кадрия ханым. – Соңыннан, соңыннан... Бер минут вакытым юк. Мичне генә ягып җибәрәм дә балалар артыннан чабам...

Серле елмаюыннан нәр­сәдер сизенә башлаган Кадрия ханым күршесенә керә. Караса, тәрәзә янындагы урындыкта, читкәрәк карап, таушалган бушлат кигән, сукбайга охшаган кеше утыра. Йөзен сакал-мыек баскан, үзе ябык, төсе сап-сары. Тик күзләре генә аныкы – кара күмер бөртекләре сыман ялтырап торалар.

– Фатихым! Синме бу? Булмас, булмас...

– Кадриям!

Алар бер-беренә ташланалар. Елашалар, көлешәләр. Кадрия ханымның буыннары йомшап китә, аягында да басып тора алмый, сыгылып төшә.

Бераздан, аңнарына килеп, балалар бакчасына кызларын алырга йөгерәләр. Шулай итеп, Фатих Кәримнең дүрт елга сузылган төрмәләрдә, лагерьларда үткәрелгән "чыныгу чоры" тәмамлана.

Шул ук елның декабрь азагында Ф.Кәримне армиягә алалар, һәм ул фронтка китеп бара...

 


<< арткы биткә