7. Җиңү күмәкләп яуланды.

Халыкка җир бирелде. Ә аны эшкәртү крестьянның кулыннан килми , сука –тырма белән генә эшкәртелгән җирдә уңыш та мактанырлык булмый. Эшкәртелмичә дә байтак җир кала. Шуңа күрә крестҗяннарга җирне бергәләп эшкәртү уе төшә. Җирне бергәләп эшкәртү ширкате (совместное посевное товарищество) менә шушы максаттан чыгып төзелә дә инде.

Авылда 30 лап хуҗалык бүленеп чыгып , 6 километр чамасы ераклыктагы “Тимеркул” исемендә йөртелгән чокыр буена урнашалар. Һәм күмәкләшеп игенчелек белән шөгыльләнә башлыйлар. Соңыннан 1929 елда колхозлашу хәрәкәте башлангач , алар бердәм рәвештә колхоз төзиләр һәм “Тимеркул” колхозы дип исемлиләр. Алардан күрмәкче . Яңа Әлемдә дә колхозга керүчеләр күбәя бара. Колхозлашу хәрәке авылда үзе бер революция була.

1929 елда оешкан колхоз ниндидер сәбәпләр белән , тарала һәм яңадан , 1930 елда , ныклап оеша башлый. Без кызыл төсне революция символы буларак беләбез . Шуңа күрә колхозның да исемен мәңге җиңүчән төс ”Кызыл көч” дип атаганнар. Аның беренче председателе итеп , авылның беренче коммунисты Янгир Газнановны сайлыйлар. Беренче булып оешкан колхозларга дәүләттә зур гына ярдәм итә : чәчүлек орлык , җир эшкәртү өчен сабан , тырма , чәчкеч кебек инвентарь биреп тора.

Авылда беренче буларак , 1920 елда ук инде Бәкер бай атлы кеше ашлык сугу машинасы , чәчкеч алып кайткан була. Бәкер , Бикмөхәммәт байлар авылдан сөрелгәч , аларның машиналары да конфискацияләнә һәм колхоз карамагына калдырыла. Шулай итеп , крестьяннар күмәк хуҗалык нигезен салалар һәм эшли башлыйлар.

Беренче елларда кырлардан алынган уңыш мул була- һәр гектардан 95-100 әр пот бөртеклеләрне җыйныйлар.

Колхозларны җитәкче кадрлар белән ныгыту буенча шәһәрләрдәге , завод-фабрикалардагы алдынгы эшчеләрнең бер отрядын колхозларга җибәрәләр. Аларны егермебишмеңчеләр дип атыйлар. “Кызыл көч” колхозына да әнә шундый егермабишмеңчеләрдән берсе-Баку эшчесе Ишмөхәмметов килә. Һәм берничә ел рәттән колхоз председателе булып эшли.

Ә авыл советыныд беренче председателе булып Әнвәр Ялалов эшли башлый. Ул эшли башлаганда , авылда кибет-магазин булмый . Бу исә сәүдәгәрләрдәге спекуляция белән шөгыльләнергә мөмкинлек калдырган. Көндәлек кирәк-яраклар өчен дә кешеләр Актанышның Хәлфин бай кибетенә төшәргә мәҗбүр булганнар. Хәлфин исә товарларныакчага сатудан тыш . икмәккә дә алышкан , поцентлап арттырып алу шарты белән “кара кенәгә”гә дә язып биргән. Авылда кибет ачу вакыйгасы кызыклы гына. Аның өчен һәр җан башыннан берәр кадак (400г чамасы) ашлык җыйганнар .Шуны сатудан килгән акчага хәзерге үзәк урамның Солтанголга борылып киткән борылмасы почмагына тактадан ларек эшләгәннәр. Анда тоз , керосин , шырпы кебек иң кирәкле әйберләр генә сатылган. Промышленность товарларын кайтарырлык мөмкинлек булмаган әле.

Шул рәвешчә , колхоз үсеш юлына аяк баса бара. 1931 елда авылга трактор алып кайту авыл кешеләре өчен зур вакыйга була. Авылның беренче тракторчысы Әдият Хәбибуллин алып кайткан “Фардзон” маркалы бу тракторны карарга бөтен авыл халкы җыйнала, кайберләре аның янына барырга да куркалар , “шайтан эшедер бу” дип таң калалар. Аннары аз-азлап булса да колхозда техника арта бара. Хатын-кызлардан да механизатор кадрлар үсеп чыга башлый Шундыйларның беренчесе Мосаллия Нургалиева. Актаныш авылыннан Яңа Әлемгә килен булып төшкән бу комсомолка 1933 елларда хатын-кызлар арасында алдынгы тракторчы буларак таныла.

Гомумән , колхоз тауга күтәрелә бара. Күмәкләп яуланган бәхетле көннәрдә колхозчылар тулы көчләренә эшлиләр.