4 . Эчкән сулар бер булса да... 

Авылда игенчелек , терлекчелек белән бергә һөнәрчелекнең дә килеп чыгуы һәм үсә баруы җитештерелә торган продукциянең артуына китерә. Ә арткан продукцияне базарга чыгарырга кирәк була.1775-1780 елларда Татарстанның Чистай өязенең Минзәлә шәһәре үзенең ярминкәләре белән атаклы була. Аның ярминкәләренә Башкортстаннан , Уралдан , хәтта Себер якларыннан киләләр. Яңа Әлем кешеләре дә бу ярминкәләргә үзләренең киндер , тула , тире , икмәк һәм терлекчелек продуктлары белән катнашалар. Ярминкәләрнең , базарларның киңәюе кешеләр арасында көнчелек тойгыларын уяталар. Алар арасында ничек тә бер-береннән малны күбрәк туплау һәм базарга мулрак продукция чыгару теләген көчәйтәләр. Ә бу исә , үз чиратында , берәүләрнең баюына , икенчеләрнең ярлылануына китергән. Шулай итеп , авылда катлаулар барлыкка килә. Авылның бер өлеше җирсез кала. Андый кешеләрне “типтәрләр” дип атый башлыйлар. “Типтәрләр” өчен бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү хас. Бу чорларда рекрутлар(гаскәрләр) хезмәте гаять авыр һәм озак сроклы (20-25 ел)була. Гадәттә , һәр 80-100 хуҗалыктан 1 кеше , ә сугыш чорларында һәр 20 хуҗалыктан 1 кеше ала торган булганнар. “Типтәрләр” исә солдат хезмәтеннән азат ителгәннәр. 

Авылда “типтәрләрдән”кала “башкортлар” , “кыргызлар” , “мишәрләр” дип төркемләнеп йөртелгән халыклар яшәгән. Хәзер дә үз исемнәре булуга карамастан , кайбер урамнарны иске гадәт буенча “Типтәр урамы “ , “мишәр очы” дип атап йөртү әнә шул ерак чорлардан калган.

Авылда төрле катлау кешеләре барлыкка килүдә диннең роле бәхәссез зур булган , билгеле. 1773 елда хөкүмәт тарафыннан “Диннәрне кысмау “ турында Указ чыгарылу барлык диннәргә , шул исәптән мөселман диненә дә , аерым яшәү хокукы бирә. Мөселман динчеләренә мәчетләр генә түгел , ә алар каршында мәктәпләр дә салу рөхсәт ителә. Бу иркенлек , билгеле , Яңа Әлем динчеләренә дә йогынты ясамый калмый.

Авылның үзендә укый-яза белүче булмаганлыктан , муллалыкка Уфа губернасыннан Ишмит исемле зур гына яшьтәге кеше чакыртыла. Авыл ике мәхәлләгә бүленә. Бер мәхәлләнең мәчете Актаныш ягында , икенче мәхәлләнең мәчете хәзерге клуб урнашкан урында була. Ишмит мулла бер мәчеттә , ә аннан соң Ишмитнең улы Габдрахман икенче мәчеттә муллалык итә башлыйлар. Бу ике мәхәллә өстенә , Гобәйдулла хәзрәт һәм аның малайларының мәдрәсәләре дә булу авылның инде бу чорларда шактый зураюын күрсәтә.Тимеркул авылы аерылып чыкканчы , авылда 670 кә якын хуҗалык була. Әмма аларның күбесе ярлылыкта , авыр тормышта көн күрә. Чөнки бөтен байлык авылның бер төркем байлары – Бәкер , Лотфулла , Имамгали һәм башкалар кулына тупланган була. Бу байларның һәрберсе икешәр тегермән тотканнар , дистәләгән ярлыларны яллы хезмәтче итеп асраганнар. Ә дин әһелләре исә ярлыларны үз хуҗаларына буйсынырга , бу дөньяда күргән газапларның “теге дөньяда “ муллык , байлык һәм рәхәтлек булып кире кайтачагына ышандырганнар , аларның буйсынып хезмәт итүләрен изге эш дип тәкъраганнар.

Крестьяннарны мәңге караңгылыкта һәм наданлыкта тоту өчен кулларыннан килгәннең берсен дә кызганмыйлар алар. Габдрахман мулла , мәсәлән , “кызлар өчен яза белүнең кирәге юк , укый белсәләр бик җитә “ дигән караштан чыгып , мәдрәсәләрдә тузга язмаган , беркемгә дә аңлашылмый торган нәрсәләрне ятлатуны өстен күргән.

1905-1906 елларда хәзерге К.Маркс урамының мәктәпкә каршырак урынында ( Кәнделов Сәгыйтләр тирәсе) җәдитчә мәдрәсә ачыла. Монда авылның байларыннан берсе Лотферахман хәзрәт укыта башлый. Үзе бай булгач , мәдрәсәнең исеме “яңача” дип аталса да , укыту барыбер искечә кала бирә. Ул да байларны күккә чөя , ярлыларны аларга буйсынырга өнди.

Шулай итеп , беренче рус революциясен Яңа Әлем кешеләре дә эчкән сулары бер булса да , төрлесе төрлечә яшәештә каршы ала.