1. Туган җирем, туган авылым

Туган өен белмәгән,

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән,

Туган илен белерме?

 

Туган йорт, туган авыл, туган шәһәр, туган ил төшенчәләре бер-берсе белән бик тыгыз береккән. Ул нисбәттәге түгәрәкнең туу, яшәү, эшләү-иҗат итү, үлү, тормыш-хәят, буыннар бәйләнеше, ил-көн , киләчәк турында кайгырту-уйлагуларның эзлекле бербөтен системасын тәшкил итә. Туган-үскән йорт, туган авыл, кала, табигать-мохит һәркемне кеше итеп формалаштыруда, туган авылның вәкиле итеп уй-карашларын, аңын шәкелләүдә, туган җиргә, туган якка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә, туган телен, милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, холык-фигылен үзләштерүдә үзеннән бәя биреп бетергесез зур өлеш кертә.

Географик атамаларның бик күбесенә борынгы заманнарда ук атамалар бирелгән. Бу атамалар, буыннан-буынга күчә барып, безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр. шуңа күрә алар теге яки бу төбәктә яшәгән һәм хәзердә яшәүче халыкның теле, тарихы, этник багланышлары, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, тарихи, географик мохит-табигате, экологиясе турында күп кенә мөһим мәгълүматлар бирә торган “тарих хәбәрчеләре “ булып санала.