8. Сугыш...

Бөек Ватан сугышына Яңа Әлемнән 473 кеше китә. Зур көрәш юлында авылның 198 кешесе Ватан хакына башларын салалар, ә 98 кеше хәбәрсез югала. Җиңеп кайтучы 177 кеше арасында илебез орденнары һәм медальләренә лаеклылар да шактый була. Яңа Әлемнең батыр уллары арасында 19 га якын орден , ә төрле медальләр белән бүләкләнгәннәре 92 кеше.

1946 елда авылда ятимнәр йорты ачыла. Аның җитәкчесе итеп Н.Газизов билгеләнә. Ятимнәр йорты арасында тәрбияләнүчеләр арасында яраткан җырчыбыз Ә.Авзалова да була.