6. Октябрь буыннары.

Революция ялкынын авылда дөрләтүчеләр- Октябрҗ тудырган яңа буын кешеләре – беренче коммунистлар , комсомоллар булдылар . Менә аларның кайберләре : Янгир Газманов ,Минкәй Агапов , Әнвәр Ялалов һ.б. Утлы , давыллы көннәрдә дә , башларын куркыныч астына куеп . авылдашларына ирек , азатлык һәм бәхет алып бирү өчен , көрәшүчеләр дә , Бәкер Мулләхмәт кебек кулакларның җирләрен тартып алып ярлы-крестьяннарга өләшүчеләр дә шушылар булганнар. Билгеле , алар авылдашларына , ярлы кешеләрнең иң активларына таянып , аларның ярдәме белән эшләгәннәр.

Авылда комсомол оешмасы төзелгәч , 1920 елда , беренчеләрдән булып Хәниф Әзһәмов , Зәйтүнә Әзһәмова , Мостафа Кирамов һәм башка бик күп кенә яшьләр керәләр. Комсомолларның . коммунистларның беренче ярдәмчеләре буларак , яшьләрне оештыруда , халыкны агартуда зур эш алып баралар . Еш кына кичәләр оештырыла , ураза , корбан һәм башка дини йолаларга каршы лекцияләр укыла , концерт , спектакльләр куела.

Әмма кешеләргә аң-белем бирү өчен , барыннан да элек аларны укыту кирәк. Заманында “җәдитчә” укыган , аннары үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән Шәмсегали Мәрвәнов авылда беренче булып , укытучылык эшен башлап җибәрә. Анда яшьләрдә . картлар да укырга , язарга өйрәнә башлыйлар. Мәктәп булмаганлыктан , дәресләр зуррак өйләрдә , клубта алып барыла.

Беренче комсомол члены һәм авылда яңалык өчен актив көрәшче буларак , Мостафа Кирамовны Минзәлә коммуна мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул 90 курсант арасында иң алдынгы укучыларның берсе була. Аның белән бергә хатын-кыз активистка Тайфа Имамова да укый. Ләкин ниндидер сәбәпләр белән , ул укуны ташлап кайта. Ә Мостафа укый бирә. Кышкы каникуллар чорында бер төркем курсташлары белән Мостафа да авылга кайтмый , Минзәлә өязләре авылларында лекцияләр укып , сәхнә хезмәте күрсәтеп , халыкны агартырга кала. Әмма дошман әле дә дөмегеп бетмәгән иде. Шулай бервакыт , Минзәлә өязенең Колын авылы сәхнәсендә спектаклҗ куйганда , Мостафаны әнә шул дошман иярченнәре мылтыктан атып үтерәләр.

Әйе , көрәш корбансыз гына булмый. Ләкин Октябрь давылларында чыныккан совет кешеләре аннан курыкмадылар , үлем белән якалашып алга җиңүгә омтылдылар.