2 . Гасырлар истәлеге

Яңа Әлем авылында бүгенге көндә 11-12 буын вәкилләре яши. Димәк , авылның оешу чоры чама белән 1450-1500 елларга туры килә. Зиратта( искесендә ) шундый язулы таш кисәге табарга туры килде “ … Күб масаиблар күрү илә…(язу җуелган)…1610 саниди…( число булырга тиеш җуелган) вафат булди… ягъни .. күп газаплар күрү белән (аркасында) ..1610 елның …үлде…”Бу язу үзе үк авылның оеша башлау вакытын шактый ачыкларга мөмкинлек бирә. Авыл утырган урын тоташ катнаш урман белән капланган була. Кыр урталарында , чокыр-чакырлы урыннарда әле дә ялгыз тирәкләрнең яки оеш-оеш куакларның булуы чыннан да моның шулай икәнлеген раслый шикелле. Чөнки беренче килеп утыручылар агачларны тигез урыннарда төплиләр , ә чокыр-чакыр тирәләренә кемнең утырасы килсен дә , кем артык көч чыгарып кирәксезгә агач төпләсен соң ? Тик вакытлар үтү белән , андый агачларның да күбесе череп ава. Әнә шундый череп ауган агачларның төпләре калдыкларын әле дә аланнарда очратырга мөмкин. Алар гасырлар истәлеге булып ауныйлар шикелле.

Беренче булып авылга Әлем исемле кеше күчеп килә һәм үзенә урынны табигатьнең матур урыныннан – “ике су арасы “ дип йөртелгән җирдән сайлый. Соңрак бирегә колхозның кошчылык фермасы урнашкан. Ә ул күчеп килгән авылны , Әлемнәр нәселенең өлкәнрәге калганлыктан , Иске Әлем дип , кечерәге күчеп килеп утырган авылны Яңа Әлем дип атый башлыйлар. Авылда хуҗалыклар саны күбәя башлагач , иген үстерер өчен басулар күбрәк кирәк була башлагач , урманны кисү тагын да активлаша. Шулай итеп , авылда беренче производство –игенчелек үсә башлый. Яңа җирләр иң гади һәм тупас кораллар белән эшкәртелсәләр дә , беренче елларда ук мул уңыш бирәләр. Бу исә , үз чиратында , авылга күчеп килүчеләрнең санын арттыра , аның һаман зурая баруына китерә.