9. Беркем дә онытылмады.

Сугыштан соңгы авыр елларда да авылыбыз халкы сынатмый. Киләчәк көнгә өмет белән карый. Авылыбызда бигрәк тә 70-80 елларда зур төзелешләр алып барыла. Шул елларда икешәр катлы мәктәп, клуб, балалар бакчасы, идарә йортлары төзелә. Колхоз рәисе булып Сәләхетдинов Г.К. эшләгән еллар була бу. Амбар, фермалар, машина-трактор парклары да нәкъ шул елларда калкып чыга. Бүгенге көндә авылыбызның уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл тора. Аннан беркайчан да чәчәкләр өзелми. Авыл халкы иле азатлыгы өчен батырларча ятып калган улларын онытмый.

Бүгенге көндә авылдагы 400 дән артык хуҗалыкта 1300 кеше яши. Ике катлы балалар бакчасы, ике катлы мәктәп, ике катлы идарә йорты, ике катлы мәдәният йорты гөрләтеп эшли. Балалар иҗат үзәгендә йөзгә якын бала бию, фортепиано, рәсем, шахмат, баян серләренә төшенә. Спорт мәктәбендә республикабыз данын киләчәктә яклаячак көрәшчеләр әзерләнә.

Авылымның киләчәге бар. Анда яңа буын үсеп килә.