5. Без кабызган утлар.

Әйе , авылның бер үк чишмәсеннән су эчеп , бер үк сукмагыннан йөреп тә , авылда төрле катлау кешеләренең төрлечә яшәве , аеруча изелүче сыйныф вәкилләрнең ачуын чыгармый калмый билгеле. Рус пролетариаты кабызган революцион ялкын бөтен илне киңрәк колачлый барды һәм давыллы 1917 елның Октябренә китерде. Октябрь кояшы илебезнең бөтен шәһәр , авыллары өстенә үзенең якты нурын чәчте . Яңа Әлем авыл кешеләренә дә бетмәс-төкәнмәс шатлык алып килде ул. Совет дәүләтенең беренче декретларын дулкынланып каршылаган авыл кешеләре кулаклар кулындагы җирләрне тартып алу өчен көрәш башладылар.

Гомер-гомергә җир-атсыз яшәгән крестьяннарның җирле булулары авылның типтәр , мишәр , кыргыз , башкорт дип аталып йөртелгән кешеләре арасында моңарчы яшәп килгән үзара ызгыш-талашларга киртә куйды.

Ләкин изүче сыйныф җиңел генә бирелергә , аренадан китәргә теләми иде. Әледән әле бунтлар күтәреп тә , караңгы почмаклардан , ышык-тишекләрен , базларны , чормаларны тентиләр. Беренче коммунистларны , комсомолларны эзлиләр , ләкин таба алмыйлар. Тапсалар , җәзалап үтерергә тиеш булалар. Шундый ерткычлыкка барып җитәләр- урамда очраган 65 яшьлек Талыйп исемле бабайны бер гөнаһсызга җәберләп , сәнәкләре белән тукмап китәләр. Талыйп бабай шушы кыйналудан мантый алмый үлә. Алар авыл кешеләрен үз сафларына өндиләр , аларны агитациялиләр. Ләкин Яңа Әлем кешеләре арасында аларга алданучылар булмый.

Сәнәкчеләр Яңа Әлем аланына , ә кызыллар Иске Әлем аланына урнашалар. Аклар Иске Әлем белән Тимеркул авыллары арасына окоплар казыйлар. Аклар төнге йокыга талгач , Яңа Әлемнең Янгир исемле бер карты качып , кызыллар ягына чыга һәм аларны Иске Әлемнән Тимеркул аша , Дегет кул чокыры буйлап , аклар йоклаган аланга алып килә. Каты сугыш башлана . Бу сугыш кызылларның җиңүе , акларның чигенүе белән тәмамлана.

Икенче тапкыр исә аклар Байсар ягыннан Башкорт ягына чигенгәндә авыл аша узалар. Бу юлы аларның авылда озаклап торырга чамалары булмый , тизрәк таю ягын карыйлар. Шулай да аларга авылның кулаклары арасыннан кемдер Янгир карт турында җиткерә һәм аның хәзер авылда яшәвен белдерә. Аклар Янгир картны тотып нык кына җәзалыйлар. Әмма сугыш –мазар ачып тормыйлар , авылның берничә баерак семьяларына байлык . муллык вәгъдә итеп , аларны үзләре белән алып китәләр. Әмма бу алданган семьялар 2-3 елдан соң яңадан авылга кайталар.

Шул рәвешчә , эшче-крестьян тарафыннан бердәм кабызылган революция уты хәтәр җилләрдә дә сүнми , һаман көчлерәк дөрли генә бара.