3. Атамалар ни сөйли.

Авылда бик күп төрле урыннарны бүгенге көндә дә бик күп төрле атамалар белән йөртәләр. Мәсәлән , “Дегет тау чатыры” , “Җирән бүләге” , “Бурнаш” , “Коры каен сызасы “ , “Караңгылык сызасы “ , “Краснов буасы-рус буасы” , “Мәчет аршасы” , “Нәскәй коесы” , “Камчау”, “Ает буе” һ.б.

Боларның күбесенең тарихын хәзерге буын кешеләре , бигрәк тә яшьләр белмиләр дә. Ә бит аларны белү һәркем өчен кызыклы . Авылның үткәне белән чагыштырганда , аларның тарихын белү өчен топонимия ( нинди дә булса географик атамаларны тикшерә торган фән ) буенча махсус курслар белү соралмый.

Авыл зураю белән , җир җитми башлаган. Ә тирә-яктагы җирләргә Куян , Солтангол авылы кешеләре хуҗа булганнар һәм Яңа Әлем кешеләренә бирергә теләмәгәннәр. Еш кына җир өчен сугышлар булып торган , хәтта кешеләрнең үлү фактлары да кабатланган. Шуннан соң кешеләрдә терлекчелек һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнү арта. Авылдан ерак булмаган урында дегет кайнату эшен оештырып җибәргәннәр. Менә шуннан инде бу урынны “дегет күле чыга торган җир “ дип йөрткәннәр. Вакытлар үтү белән , елганың суы кибә һәм коры чокырга гына әверелеп кала. Шуннан соң бу урынны “Дегет күле чокыры” дип йөртә башлыйлар.

Шулай да зур күпчелек игенчелекне ташламый әле. Ә бу өй түбәләрен салам белән ябарга мөмкинлек бирә. Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр исә , өй тәрәзәлеге өчен карындык , киндер сугар өчен җеп әзерләргә йон бирәләр. Шулай итеп кешеләрнең тормыш-көнкүрешләре заманына күрә рәтләнә бара.Авылга беренче мәртәбә керосин 1860 елда кайтарыла. Халык аны башта ничек файдаланырга белми җәфалана. Кием тегү өчен бердәнбер материя- киндер була. Ә аякларда - юкәдән үрелгән чабаталар. Юкәне авылдан шактый еракта урнашкан урманда хәзерлиләр . Юкәдән эшләнгә чыпта , мата мәгънәсен гарәп сүзе “Бурия “ аңлата. Хәзер менә шушы чыпта үрергә юкә каезлаган урынны “Бурнаш “ диеп йөртелүен “бурия” сүзенең әнә шул вакытлардан үзгәрә-үзгәрә килгән нәтиҗәсе дип карарга булыр иде. Электән килүче атамаларда , гомумән , гарәп –фарсы сүзләренең теге яки бу күләмдә халык тарафыннан үзгәртелгән формалары еш очрый. (Мәсәлән , “Җирән бүләге “ “Камчау” һ.б.)

Бераз соңрак , илдә промышленностьның үсүе белән , бакырчылар , кургашчылар , кирпеч сугучылар килеп чыгалар. Кирпеч сугучылар Яңа Әлем якларында да булалар һәм авылдан ерак булмаган елга буена урнашып , үз эшчәнлекләрен башлыйлар. Кирпеч өчен балчык казып алынган урында чокыр барлыкка килә. Вакытлар үтү белән елганың суы кибә һәм ул шушы чокыр эчендә генә җыелып кала. Менә шушы чокырны кирпеч җитештерүчеләрнең җитәкчесе Краснов фамилиясе белән “Краснов буасы” яки аның милләтенә карап “Рус буасы “ дип йөртә башлыйлар. Бу урын әле дә шулай атала . Хәзер әлеге урында кешеләрнең иң яратып эчә торган “Зимский” дип йөртелә торган кое барлыкка килә. Мөселман динен тотучыларга да Краснов –рус динендәге кеше тарафыннан ясалган чокырдан чыккан су –шифалы икән тагы!

 

“Бәкер күпере” , “Караңгылык сызасы “ , “Коры каен сызасы” һ.б. атамалар да шушы нигездә килеп чыккан. “Җирән бүләге” атамасының ничек килеп чыгу тарихын белү авыррак. Азербайҗан язучысы Байрам Байрамовның “Красавицей я не была” исемле повестенда Җирән бүләге- Болан чишмәсе мәгънәсендә аңлатыла.(Олейний родник) Булак сүзенең безнеңчә чишмә мәгънәсен белдерүе дөрес. Бу –фарсы сүзе. Казандагы Болак елгасының исеме дә, бәлки , шуннан алынгандыр. Ә безнең яклардагы сусыз аланны ни өчен шулай атаганнар - әлегә билгесез.