Тема : Сыйфат сүз төркеме.

Максат:

1) дидактик: сыйфат турында укучыларның башлангыч  сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү ;

2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны    үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.

 

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 127-129 битләр, сыйфат сүз төркеме таблицасы, компьютер, проектор.

Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

 

Дәрес барышы :

I. Мотивлаштыру-ориентлашу .

   1.      а)Психологик уңай халәт тудыру:

-Исәнмесез укучылар , хәерле көн барыгызга да . Бер-беребезгә имин көннәр, дәресебезнең уңышлы үтүен теләп бер елмаеп алыйк әле.

            ә) белемнәрне тигезләү.

-Укучылар без узган дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнеп туктадык?

-Нинди сүз төркеме фигыль дип атала ?

-Фигыль нәрсәләр белән төрләнә ?

-Фигыльнең ничә төркемчәсе бар ?

-Фигыльнең җөмләдәге функциясе нинди ? һ.б.

       Моделен сызу :

 Фигыль

 эшне, хәлне ,хәрәкәтне белдерә

 нишли ? нишләде?

юнәлеш

барлык-юклык

заман

зат-сан

ясалышы ягыннан төре

җөмләдәге вазифасы

 

Тексттан фигыльләрне табу, төркемчәсен билгеләү, телдән анализ ясау :

Таң атканда иң беренче булып,

Таңда кояш сибә нурларын.

Китсәм дә мин кайсы якка гына

Актанышка илтә юлларым.

 

2. Өй эшен тикшерү :

а) 201 нче күнегү;

ә) иҗади эш : “Гаиләм тарихы”. Фигыльләрнең астына сызарга.

3. Уку мәсьәләсе кую ( 1 нче слайд).

-Тактада бирелгән текстны укыгыз. Сез бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идегезме ?

Күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр , куянар, еланнар яшиләр.

-Нинди сүзләр өстәргә мөмкин. ? ( төркемнәрдә эш, җаваплар тыңлана).

( 2 нче слайд)

Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр , куркак куянар, агулы еланнар яшиләр.

-Ике текстны чагыштырыгыз . Кайсы матуррак ? Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә нинди сораулар куярсыз ?

-Ул сүз төркеме турында ишеткәнегез юкмы ? Нәрсәне белдерәләр ?

Көтелгән җавап : Сыйфат сүз төркеме . Предметның билгесен белдерә. Нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә , дәрәҗәдә килә. ( бер фикергә килгән төркем җавабы)

-Димәк , бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез , нинди уку мәсьәләсе куярбыз?( 3 нче слайд)

Көтелгән җавап : Сыйфат сүз төркеме.

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1. Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны табу, асларына сызу. Сыйфат сүз төркеме төшенчәсенең эчке структурасын ачу, аңа хас билгеләрне табу. ( 4 нче слайд)

Җир ана аңа тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачның әчкелтем кайрыларын үстергән, кояш нурлары салкын чык нурлары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр йомшак мендәр, мәңге яшел чыршылар калын юрган булган аңа.

Төркемнәрдә эш . Үрнәк буенча сыйфатларны табарга :

а) сорау куярга

ә) мәгънәсен ачыкларга

б) кайсы сүзне ачыклавын әйтергә

в) җөмләдәге ролен билгеләргә.

Төркемнәрнең җавабы тыңлана.

2. Алда башкарылган эшкә карап сыйфатның моделен төзеп карау :

( 5 нче слайд)

                                                    сыйфат






 
 

 

предметның        нинди ?           исемне             җөмләдә              

билгесен              кайсы ?          ачыклый           аергыч,              

белдерә               кайдагы ?                              хәбәр була

 

дәрәҗәдә килә

 

 

3. Модельгә таянып кагыйдә чыгару.

(Кагыйдәне бер-берсенә һәм үз-үзләренә әйттерү)

4. Дәреслектәге кагыйдәне уку.

-Моделебезгә нәрсәләр җитми ?

Көтелгән җавап :

-Сыйфатлар асыл һәм нисби сыйфатларга бүленәләр.( 6 нчы слайд)

 

Физкультминутка.

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис , назларын.

 

4. 207 нче күнегү. Текстны сәнгатьле итеп уку, исем кую.

-Сыйфатны сыйфатланмышлары белән күчереп языгыз.

-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр ?

Көтелгән җавап:

-тәмен, төсен, формасын, характерын, физик халәтен, күләмен, урынын белдерәләр.

5. Табигать күренешләрен белдерә торган сыйфат һәм исем сүзтезмәләр төзеп языгыз. Шул сүзтезмәләр белән һәрбер ел фасылын тасвирлаган берәр җөмлә төзеп язабыз.( Мәсәлән : кышкы көн, җәйге иртә, иртәнге чык һ.б. )

 

III. Рефлексия һәм бәяләү этабы.

1.-Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек ? ( 7 нче слайд)

-Сыйфат нинди сүз төркеме? Нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә ? Нәрсәләр эшләдек ? Нәрсәгә ирештек?

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше:

      а) бирем буенча күнегү : 208 нче күнегү;

      ә) ярым иҗади эш: сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып килергә;

      б) иҗади эш: “Кышкы табигать”дигән темага сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.