Тема : Сүзлекләр һәм алардан файдалану. 

 

Максат:

1) белем бирү : сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру;

2) үстерү : материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру, төркемнәрдә эшләүне үстерү;

3) тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү

 

Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

 

Материал : электрон презентация, дәреслек ( Р.Г. Хәсәншина “Татар теле “ 5 нче сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел) 85-87 битләр, сүзлекләр.

 

Дәрес барышы:

 

I . Мотивлаштыру һәм ориентлашу . 

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.                                                    

2. Уңай психологик халәт тудыру

Исәнмесез, хәерле көн укучылар ! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр , диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап , матур сүзләр әйтик әле.                                                                                            Көтелгән җавап : Хәерле көн ! Яңа көн тынычлык алып килсен ! Көннәр имин булсын ! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен ! һ.б.                                                                          

-Иртә таңнан балкып чыккан язгы кояш та сезгә бары шатлык китерсен,   йөзегездәге елмаюлар беркайчан дасүнмәсен, сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез .

3. Өй эшен тикшерү:

264 нче күнегү. Соңгы елларда телебезгә кулланылышка кергән яңа сүзләрне уку.

265 нче күнегү. Яңа сүзләр кулланып язган җөмләләрне укыту.

Үзбәя.

4. Белемнәрне тигезләү (13 нче слайд) :

а) -Без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

-Лексика нәрсәне өйрәнә ? -Телнең лексикасын нәрсә өйрәнә?

Көтелгән җавап : Лексика бүлеген өйрәнәбез. Ул телдәге сүзләр җыелмасын өйрәнә. Телнең лексикасын лексикология өйрәнә.

ә) Болар нинди сүзләр ? (14 нче слайд)

чибәр-матур, ...

дус-дошман,...

картаю- карт аю, ...

кул тамыры -агач тамыры, ...

кайнар су-кайнар сәлам, ...

борын күтәрү, ...

 

б) Бу сүзләр   -дәвам итегез? (15 нче слайд)

   әти, әни, ризык, ...-

кучкар, кәлүш, нәмә...-

журнал, билге,...-

синоним, антоним, җөмлә,...-

туган җир, ипи,...-

партия, совет,..-

чабата, кабилә,...

ксерокс, файл,..-

 Үзбәя.

II. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

1. Фразеолологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

(5 нче слайд)

арага шайтан керү-

ут йоту-

кул арасына керү-

2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз:

егерь-

алкышлау-

кәрзин-

3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз:

кр   ссворд, лот   рея, реп   тиция, көлд   ргеч

 

-Сүзнең мәгънәсен, яки язылышын белмәгән очракта , без нишли алабыз?

Көтелгән җавап : сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез.

-Димәк, без бүген дәресдә сүзлекләр һәм алардан файдалану турында сөйләшербез.

-Сүзлекләр ни өчен кирәк ?

Көтелгән җавап : сүзнең мәгънәсен белер өчен, дөрес язар өчен, синоним һәм антонимнарын табар өчен һ.б.

 -          Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куябыз.

Үзбәя.

 

III. УМ адымлап чишү (19 нчы слайд).

1.-Укучылар ә сез нинди сүзлекләр беләсез ? Алардан ничек файдаланасыз?

-Бигрәк тә кайсы фәннәрдә еш кулланасыз ? Ни өчен?

-Татар теле дәресләрендә нинди сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итәбез?

-Сүзлекләрне без ике төргә бүләбез ( 8нче слайд)

         

-Әйдәгез әле сез дә өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карагыз . Ничек итеп аерырсыз?

Өстәлдәге сүзлекләрне ике төркемгә аеру.

Нәтиҗә. Үзбәя.

2. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре.267 нче күнегү. Дәреслектәге белешмә белән танышып, сүзлекләрнең ике төре һәм һәр төргә караган сүзлекләр турында модель төзү. (20 нче слайд)

 Үзбәя.

 3. 270 нче күнегү. -Сүзлектән файдаланган кеше нәрсәне яхшы белергә тиеш ? (алфавит)

“Синонимнар сүзлеге”ннән бирелгән сүзләрнең синонимнарын язып алырга.

Үзбәя.

 4.271 нче күнегү.Н.Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге”ннән бирелгән фразеологик әйтелмәләрне табарга һәм аңлатмалары белән язып алырга.

Үзбәя.

IV. Рефлексия.

-Укучылар бүген дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйдык ? Ничек чиштек ? Сүзлекләр ничә төргә бүленә ? Ни өчен сүзлекләр кирәк ?

Модель төзү.

Гомуми бәя кую.

    

    V. Өй эше бирү.

     а) бирем буенча күнегү : 272 нче күнегү;

      ә) ярым иҗади эш:273нче күнегү;

б) иҗади эш: 274 нче күнегү