8 класста әдәбияттан класстан тыш уку дәресе

Тема : Без тарихта эзлебез.   Р.Батулла “Сөембикә” романы. 

Максат:”Сөембикә “романы белән таныштыру ;

            бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

халкыбызның үткәне белән кызыксыну хисләре

һәм китап укуга мәхәббәт   тәрбияләү,

            Сөембикәгә карата соклану хисләре уяту.

Материал :Язучы портреты , китаплары;

                Тарихи романнар ,

                   Сөембикә рәсеме , Сөембикә манарасы төшкән рәсем ;

               Р.Батулланың иҗатына багышланган буклетлар ;

                 Эпиграф:...Әнә шулай китап сөйли безгә:

                        Тарих бар ул , тарих исән.

                        Шул тарихтан гыйбрәт алып яшик ,

                        Газиз милләтебез исән булсын дисәк ,

                        Данлы булсын дисәк.

План:

I. Актуальләштерү.Класста психологик уңай халәт тудыру.”Без тарихта эзлебез “җыры яңгырый.

-Исәнмесез , укучылар! Хәерле иртә килгән кунаклар, барыгызга да яхшы кәеф , көннәрегезнең имин үтүен теләп дәресебезне башлыйм.

 

II. Уку мәсьәләсе кую.

-“Без тарихта эзлебез” бу юллар аша сез нәрсә аңлыйсыз?

-Нәрсә ул тарих? Тарихны өйрәнү ни өчен кирәк ?

-Әйе , безнең тамырларыбыз бик еракка барып тоташа. Һәрбер кеше үз халкының тарихын белергә , аның белән кызыксынырга тиеш.”Үткәннәрне белеп гыйбрәт ал!”- ди халык. Тарихны белү , бүгенгебезгә , киләчәгебезгә дөрес итеп карау , алдагы көннәрдә ялгышларны кабатламас өчен кирәк.Ә без халкыбызның үткәнен каян белә алабыз?(тарихи әсәрләрдән , тарих дәреслекләреннән)

 

III. Уку мәсьәләсен чишү.

А)-Тарихи дөреслекне иҗади дәрт , сабырлык белән өйрәнгән галимнәребез , язучыларыбыз бар.Алар безгә халкыбыз үткән юлны төрле яклап яктыртып әсәрләр иҗат иттеләр. Хәзер шул әсәрләр белән кыскача танышып китик әле.

1 укучы.Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” дип аталган романында б.э.га кадәр 3 гасырда хәзерге Монголия , Төньяк Кытай территориясендә яшәгән борынгы төрки кабиләләрнең тормышы һәм күрше халыклар белән катлаулы мөнәсәбәтләре тасвирлана.

2 укучы. М.Хәбибуллин”Кубрат хан”.

7гасырда Азов буйларында Бөек Болгар дәүләте төзелә.Дәүләт белән Кубрат хан идарә итә.Әсәрнең сюжет нигезенә Кубрат хан идарә иткән соңгы ел вакыйгалары салынган. Болгар дәүләте хәзәрләрнең басып алуы нәтиҗәсендә яшәүдән туктый.

3 укучы. Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романында 9-10 гасырларда Идел буе Болгар дәүләтендә барган вакыйгалар яктыртыла. Язучы Болгар чорының бер дәверен , Болгарның дәүләт булып оешып җитүен , рәсми рәвештә яңа бердәм дин-ислам динен кабул итү фактын үзәккә куеп тасвирлый.

4 укучы. “Идегәй” дастаны 15 гасыр урталарында иҗат ителә. Әсәрдә Алтын Урда чоры яктыртыла. Туктамыш 1әм Аксак тимер дәрәҗә , беренчелек өчен көрәшәләр.Озак елларга сузылган тартыш Алтын Урданың таркалуы белән тәмамлана.

Б)-Бу ел республикабыз өчен аеруча истәлекле ел булды . Ни өчен?

Без бүген дәрестә Казан ханлыгы чорына ныграк тукталырбыз . Сез Казан турында нәрсәләр беләсез? Нинди риваятьләр ишеткәнегез бар ?Халкыбыз тормышында , әдәбиятта Казан ханлыгы чоры зур урын алып тора. Бу чорга нинди үзенчәлекләр хас соң? Халкы нәрсә белән шөгыльләнгән соң?

Укучы. Казан ханлыгы 1445 елда төзелә.Халкы игенчелек , терлекчелек белән шөгыльләнгән.Ат үрчетүгә аерым игътибар бирелгән.Яхшы атларның күбесе хан гаскәрен тулыландыруга киткән.Сунарчылык , җәнлек тиресе әзерләү киң таралган була. Куе урманнар үзе бер байлык чыганагы булып торган , чөнки төзелеш өчен бүрәнәләр урманнардан алынган. Тимерчелек һәм корал ясау эше бик нык аерылып торган.Затлы металлдан төрле бизәнү әйберләре ясаганнар.Мәктәп-мәдрәсәләр төзелгән ,күренекле шагыйрьләр яшәгән.

-Казан ханлыгы чорын кемнән башка күз алдына китереп булмый?

-Кем ул Сөембикә?

-Сезнең Сөембикә турында нинди әсәр укыганыгыз бар?

-Сөембикә турында язучылар бик күп әсәрләр иҗат иттеләр.

И.В.Нәүрүзхан “Сөембикә”

М.Хәбибуллин “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”Һ.б.

-Без бүген дәрестә Р.Батулланың Сөембикә”романына тукталырбыз. Иң элек язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып китик әле.

В)        1 укучы Р.Батулланың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.

Г)   -Р.Батулла да Сөембикә турында эзләнүләр алып барган , күп мәгълүмат туплаган . Тормышта булган вакыйгаларны язучы хыялы белән баеткан. Әйдәгез хәзер әсәргә ныграк тукталый инде.

-Роман ничә өлештән тора?

-Бу бүлекләр ничек атала?

-Сөембикәгә илтүче беренче сукмакта сүз нәрсә турында бара?

-Сөембикәгә илтүче икече сукмактан нәрсәләр белдегез? Кем ул Мөхәммәдьяр?

Аның Сөембикәгә нинди катнашы бар ?

-Өченче сукмакта без Сөембикә образы белән якыннан таныштык.Әсәрдә Сөембикәнең тормышы ничек яктыртыла ?

-Сөембикә ханбикә булып торганда нәрсәләр белән шөгыльләнә ?Ул еллар әсәрдә ничек яктыртыла ?

-Җангали һәм Сәфәргали үлеменең сәбәпләре?

-Сөембикәнең әсир итеп алынуына кемнәр гаепле ?

-Әсәрдә аның Казан белән хушлашуы ничек бирелә?

Музыкаль тәнәфес. Мөнәҗәт “Сөембикә китеп бара”.

 

-Казанның руслар тарафыннан яуланып алыну сәбәпләре.Кемнәр гаепле ? Бердәмлек булмау кайсы вакыйгаларда ачык чагыла ?

-Казан белән соңгы чорларда идарә иткән ханнар турында нәрсә әйтә аласыз?(Җангали ,Сафа Гәрәй , Шаһгали ,Ядкәр-Кырым һәм Касыйм ханнары )

-Казанны яулап алгач Иван Грозный , руслар үзләрен ничек тотолар ?(җимерәләр , кешеләрне үтерәләр, талыйла, Сөембикә манарасы гына җимерелмичә ка )ла)

-Әсәрдә чукындыру сәясәте ничек алып барыла ?(Руслар ягына чыкканнарны чукындыралар , сатылмаганнарның башларын чабалар )

-Әсәр ничек тәмамлана ?

-Үлемне , фаҗигане язучы әсәрдә үзенчәлекле итеп тасвирлый.Бу үзенчәлек нәрсәдә чагыла ? Без бу образ белән нинди эпизодларда очраштык. (Каракош образы фаҗига булуын алдан кисәтә ).

 

IV.Рефлексия.

А) - Менә без сезнең белән “Сөембикә “ романын укып чыктык. Сез бу әсәрдән үзегезгә нәрсә алдыгыз? Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә ? Язучы бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели ?

     -Безгә үткәнебезне белергә кирәк . Чөнки үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үткәннәрдән гыйбрәт алып яшәргә , кабат ялгышлыклар эшләмәскә тиешбез .

Б) Кроссворд чишү. Билгеләр кую.

V. Йомгаклау. “Казаным” җыры яңгырый