Мәхәббәт дигән очар кош бардыр ,
канатлары пардыр
(тәрбия сәгате)
Максат: мәхәббәтнең көчен , аның тормышның , гаиләнең нигезе булуын аңлату ;
тату , матур яшәүче гаиләләрдән үрнәк алу ;
дуслык хисләре тәрбияләү.
Материал : “Гаилә китабы”, плакат, проектор, компютер.
Мәхәббәт ,
Ул үзе иске нәрсә ,ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга.
Һ.Такташ.
Дәрескә кунак итеп Сәрвәровлар гаиләсе чакырылды.
План.
I . Актуальләштерү. Класста психологие уңай халәт тудыру.
II. Уку мәсьәләсе кую.
Якташыбыз җырчы Ә.Авзалованың “Үзем турында үзем “китабыннан өзек уку.
“...яшь чак , күңел мәхәббәткә омтыла. Чибәр-чибәр егетләр очрый.Кайсылары бик әйбәт кебек күренәләр.Күз төшә , күңел уйный...Бе-ике ел үткәч , мин кияүгә чыгып куйдым бит әй! Үзе чибәр , үзе сөйкемле , үзе шаян холыклы , бик оста сөйләшә , теле телгә йокмый. Ләкин чибәр , сөйкемле , шаян холыклы , сүзгә оста кешем- минем сәхнәдә җырлавымны ,сәнгать кешесе булуымны , халык алдында җаваплы зур эш башкаруымны аңламады. Юк-барга бәйләнеп , көнләшеп үзәгемә үтте. Концертлар беткәч , сәхнә артына кереп , тавыш чыгарып , бергә чыгыш ясаучы артистлардан көнләшеп , миңа кул күтәрә башлады. Мин аңардан аерылырга мәҗбүр булдым.(...)
Инструменталь ансамбльгә контрабасчы егет Йосыф килгәч , минем йөрәккә ут капты-үзенә генә түгел , олы скрипкәсе- контрабасына да гашыйк булдым. Бу гашыйк булу инде элеккеләре кебек тиз генә сүнеп , сүрелеп , китмәде , киресенчә , көннән-көн дөрләп яна барган ялкынга , вулканга әйләнде. Йосыф үзе дә миннән күзен алмый. Ул да шулай башыннан чумып , гашыйк шикелле. Арабызда күзгә күренмәс җепләр булып ниндидер сихерле дулкын йөри. Шактый вакыт шушы сихер дулкынында гына тирбәлеп , бер-беребезне яшерен сөеп кенә , мәхәббәтебез турында сүзләр сөйләшмичә генә , күзгә күз карашып йөрдек . Күз карашларыбыз белән аңлаштык һәм мин аңладым-чын мәхәббәт шушы икән , минем йөрәгемә чын сөю , олы мәхәббәт килде.”
-Нәрсә турында сүз барды ? (гашыйк булу , мәхәббәт турында )
-Димәк , бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
III. Уку мәсьәләсен чишү.
-Сезгә инде 16-17 яшь. Ярты елдан сез инде мәктәпне тәмамлап , олы тормышка аяк басарсыз, үзегез теләгән уку йортларында укып һөнәрләр үзләштерерсез. Күз йомып та өлгермәбез , өйләнешә башларсыз , гаиләләр корырсыз , үз оягызны булдырырсыз. Чөнки тормышның төп мәгънәсе –гаилә корып балалар тәрбияләү.
Галәмдә бер генә әйбер дә бер-берсенә охшамаган.Ә кеше язмышы турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы , үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга , яратылырга , бәхетебезне табарга килгәнбез. Борынгылар : “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр , канатлары бардыр ,-“ дип җырлаганнар.
- Ә нәрсә соң ул мәхәббәт ?(кемне дә булса яки нәрсәне дә булса ярату)
-Гашыйк булу сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз ?
-Гашыйк булу белән мәхәббәт арасында нинди аерма яки охшашлык бар ?
2. Олы мәхәббәт хисләре турында язылган нинди әсәрләр яки образлар беләсез ?
Образлар әсәрләр
Таһир-Зөһрә “Бабахан” дастаны
Мәҗнүн-Ләйлә “Кыйссаи Йосыф”
Сөһәйл-Гөлдерсен “Йөрәк сере”
Хәлил-Галиябану “Зәңгәр шәл”
Руслан-Людмила һ.б.
-Әйе , мәхәббәт турында әсәр , шигырь язмаган язучы юктыр.Мәхәббәт кешегә яшәргә , иҗат итәргә көч , дәрман бирә.
3. –Эчкерсез саф сөю нәрсәгә китерә ?( никахлашу , гаилә коруга )
4. –Сезгә нинди кызлар (егетләр) ошый ? (тактага ике баганага язып барам )
Кызлар егетләр
Акыллы чибәр
Эшчән бай
Озын чәчле машмналы
Зифа буйлы фатирлы һ.б.
5. -Киләчәктә булачак тормыш иптәшегезне ничек итеп күз алдына китерәсез ?( мине хөрмәт итә торган , эшчән , ярдәмчел ,аңлый торган һ.б.)
-Һәрберебез булачак тормыш иптәшендә яхшы сыйфатлар гына күрергә тели. Ә бит кеше фәрештә түгел , аның уңай һәм тискәре сыйфатлары да була. Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Ул- уртак бәхет. Җир йөзендә барлык җан ияләре дә ояларын парлап ясыйлар , балаларына азыкны парлап ташыйлар.
6. -Әгәр сайлаган кешегез –тормыш иптәшегез сез дигәнчә булмаса , сезнең таләпләргә җавап бирмәсә нишләрсез ?( аерылам ,үзгәртергә тырышам , икенчегә чыгам ....)
-Икенчесе аннан да начаррак булса?
7. Г.Хәмидинең “Сөембикә” журналында басылган мәкаләсен уку.
... Кияүгә гомергә аерылмаска дип барарга , гомергә аерылмаска дип өйләнергә кирәк. Ирең яки хатының нинди генә булмасын, ул инде бары тик синеке генә .Һәм бер-берсен көчләп үзгәртергә тырышу-ир белән хатынның төп бәласе, минемчә. Тормыш үзе үзгәртә үзе чарлый ул.
Мин өйләнгәндә хатыным аш-су әзерли , пешерә белми иде .Беренче ипие тозсыз булып чыкты.Ашадык , тозсыз булса да тәмләп ашадык , озакка җитте, бәрәкәтле булды. Әбүген хатыным авылдааш-су остасы, пешермәгән әйбере юк. Туй итәсе кешеләр аңа ярдәм сорап мөрәҗәгатҗитәләр.Ае тулганчы балага кагылырга-чишендерергә , коендырырга курыкты. Әменә дигән егет белән кыз үстердек. Тормыш үзе өйрәтә, тик бер-бередә ярдәм итәргә , таяныч булырга , тырышырга кирәк. Гаиләдә табак савыт шалтырамый тормый, диләр. Әмма моның да дәвасы бар икән , рецептын бабайлар әйтеп калдырган:”Аерылмаслык дустыңа-онытылмаслык сүз әйтмә “.
Җиңел генә аерылам диючеләргә сүзем шул. Беренче парың –гармун булса , икенчесе-скрипкә. Гармунны утырасың да тартасың , теләгәнчә уйныйсың. Ә скрипкәне уйнау өчен башта аның кылларын көйләргә кирәк. Тормышта да нәкь шулай. Икенче хатынның . ирнең тырышып көен көйләргә кирәк. Бер-берсен үзгәртергә теләүчеләр салкын сугыш игълан итә. Нервылар эштән чыга , күңел җәрәхәтләнә , кеше тиз картая.”
-Менә шундый хәлдә калмас өчен сез ниләр эшләр идегез ?( ныклап йөрмичә , бер-береңне белмичә кияүгә чыкмас , өйләнмәс идем һ.б. )
8. –Бүгенге көндә аерылышулар бик күп. Ел саен районда гына да 100 дән артык яшь гаилә таркала. Болар бит кайчандыр бергә булырга ант иткәннәр иде.Сәбәп нәрсәдә соң ?
-характерлар туры килмәү
-белем дәрәҗәсе
-эчкечелек
-хыянәт
-финанс кыенлыклары
-катнаш никах һ.б.
9.- Нәрсә соң ул катнаш никах?
-Ни өчен катнаш никахлар еш таркала? Сәбәпләре нидә ?
-Бүгенге көндә яшьләр гаилә коруга җитди карамыйлар. Күпләрне матди хәле: фатиры , машинасы булу гына кызыксындыра. Ә элекке заманнарда яшьләр ничек гаилә корган соң ? Аерылулар булмаган бит .Сәбәпләрен бергәләп эзлик әле.( димләгәннәр , алладан , ата-ана каргышыннан курыкканнар һ.б.)
-Әйе , борынгы заманда йортка килен булып төшәсе кызны кечкенәдән караганнар . Ата-аналар вәгъдәләр бирешкәннәр.Яшьләр күңеленә кечкенәдән үк ярәшелгән кызың , егетең бар дигән уйны салганнар. Ата-ана фатихасын алмыйча , никахсыз өйләнешмәгәннәр . Хәзер кияүгә бирмиләр , кияүгә чыгалар , өйләндермиләр , өйләнәләр. Хәзерге заман гаиләсенең тотрыксызлыгы менә шундадыр , минемчә. Ә бит халкыбыз “Атасына карап улын коч , анасына карап кызын коч,”- дип юкка гына әйтмәгән.
10.- Районыбызда , авылыбызда үрнәк гаиләләр бик күп. Аларны күреп күңел сөенә. Шундый гаиләләр турында республикабыз “Гаилә китабы” чыгарды. Бу китапка безнең районда яшәүче , бөтен кешегә дә өлге булырлык берничә гаилә кертелгән. Шундый гаиләләрнең берсе-авылыбызда яшәүче Сәрвәровлар гаиләсе. Әбелгас абый белән Хөмәйрә апа бер-берсенә таяныч терәк булып , бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр , 4 бала тәрбияләп үстергәннәр , аларга белем , тәрбия биргәннәр. Балалары әти -әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр , һәрберсе тормышта үз урыннарын тапканнар. Аларның бергә гомер итүләренә- 55 ел. Бүген алар безнең дәреснең кунаклары. Сүзне аларга бирик.
-Әбелгас абый ,Хөмәйрә апа , ничек табыштыгыз , кавыштыгыз сез ? Гаиләгез турында сөйләгез әле .
-Шулай тату ,матур яшәүнең сере нәрсәдә ?
-Бүгенге яшьләргә , укучыларга да әйтер сүзегез бардыр.
-Дәресебезгә килгәнегез , киңәшләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.
IV.Рефлексия.
-Булачак тормыш иптәшең сайлауга , гаилә коруга һәрберебез җитди карарга тиешбез. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы , ә гаиләнең татулыгы -ир белән хатынның иҗат җимеше. Безнең тормышыбызда нинди генә авыр хәлләр булмасын , бу ыгы-зыгыдан гаилә генә коткара. Җылы учагың , сагынып көтәр пар канатың , юатучың булса , тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч. Барыгыз да киләчәктә үз яртыгызны табып бәхетле яшәгез.
Йомгаклау.
-Дәресебезне якташыбыз Гөлсәрвәр сүзләренә язылган “Саф хисләр” җыры белән төгәллисе килә .