Cезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын !

Хөрмәтле дустым !

 

Сине үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын. Әлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде. Шулай ук Excel , онлайн программаларда эшләнгән тестлар укытучыларга укучыларның белемнәрен бәяләүдә зур ярдәм булыр дип уйлыйм. Сайтта мәктәп программасына кертелгән әсәрләрнең аудио һәм видео язмаларын, халык җырларын, мәкальләрне, авыл тарихы белән бәйле материаллар, дәүләт йомгаклау аттестациясенә  әзерләнү өчен ярдәмлек табарга мөмкин.